Иван Саламбек
Иван Саламбек | |
---|---|
Туган | 29 октябрь 1906 яки 29 октябрь (11 ноябрь) 1906[1] Мария Посады районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР |
Үлгән | 15 декабрь 1973[1] (67 яшь) Чабаксар, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | язучы, прозачы, мөхәррир |
Иван Саламбек (чуашча Иван Салампек, паспорт буенча Яковлев Иван Яковлевич) (1906 елның 29 октябре, Шинерпоси, Тогашево вулысы, Чабаксар өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 15 декабрь 1973, Чабаксар, РСФСР) — чуаш язучысы. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгзасы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Язучы 1906 елның 29 октябрендә Казан губернасы Чабаксар өязе Шинерпоси авылында (бүгенге Чуашстанның Чабаксар районына карый) ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1921 елда Чабаксар педагогика техникумына укырга керә. 1926 елдан комсомол шәһәр комитетында эшли, яшьләр газетасын чыгаруда катнаша.
1927-1928 елларда ВЛКСМның Алик райкомы секретаре. 1928 елда «Молодой коммунист» («Яшь коммунист») газетасы редакторы була. Шул ук вакытта чуаш телендә «Хатĕр пул» пионер журналында редактор була.
1932 елда Милләтләр фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, 1935-1937 елларда ЧДПУ ректорының уку эшләре буенча урынбасары, мөгаллим булып эшли.
Шулай ук Алатыр педучилищесында директор вазыйфасында, «Чăваш коммуни» газетасында редактор вазыйфасында эшли. 1933 елда «Иштул» романы басыла.
Иван Яковлевның мирасын, Сембер чуаш мәктәбе тарихын Чуаш фәнни-тикшеренү институты директоры буларак өйрәнә.
1941 елның июнь аенда җинаять кылган өчен репрессияләнә һәм Марий АССР территориясендәге лагерьда ел ярым дәвамында җәза үти. 1948 елда янә сигез елга репрессияләнә, ГУЛАГ системасында җәза үтәгәндә Себердә, Абакан — Тайшет тимер юлын төзүдә катнаша; ахырда җәзаны үтәгән совет тарихчысы Лев Гумилев белән таныша.
1973 елның 15 декабрендә Чабаксарда вафат була.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Афанасьев П. Писатели Чувашии. — Чебоксары, 2006
- Айăпсăр синкер курнисем: Иван Саламбек / П. Ялкир хатĕрленĕ // Ялав. — 1989. — № 4. — С. 17.
- Иван Саламбек // Ялав. — 1986. — № 10. — С. 27.
- Иван Саламбек // Тăван Атăл. — 1976. — № 10. — С. 79-80.
- Элĕкре ĕçленĕ // Пурнăç çулĕпе. — 1997. — 27 сент.
- Юрьев М. Иван Саламбек // Тăван Атăл. — 1966. — № 5. — С. 95
- Ялкир П. Айăпсăр синкер курнисем // Хыпар. — 2003. — 20 çĕртме.
- Абрамов В. А. Саламбек (Яковлев) Иван Яковлевич // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2009. — Т. 3 : М-Се. — С. 612.
- Саламбек (Яковлев) Иван Яковлевич // Афанасьев П. Писатели Чувашии. — Чебоксары, 2006. — С. 351—352.
- Еливанова Г. «Саламбеку от Арсланбека» // Совет. Чувашия. — 2006. — 2 нояб. — С. 7.
- Тимуков А. Н. Саламбек (Яковлев) Иван Яковлевич // Краткая чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2001. — С. 359.
- Тихонов П. Сӑпайлӑх пултаруллӑ пулма чармасть // Хыпар. — 2006. — 19 раштав. — С. 4.
- Яковлев (Саламбек) Иван Яковлевич // Ученые и сотрудники Чувашского государственного института гуманитарных наук : 1930—2005. — Чебоксары, 2005. — С. 176.
- Яковлев (Саламбек) Иван Яковлевич // Энциклопедия чувашской журналистики и печати. — Чебоксары, 2014. — С. 538.
- Яковлев (Саламбек) Иван Яковлевич // В трагические годы: репрессированные чувашские писатели, журналисты и ученые. — Чебоксары, 2013. — С. 274—277.
- Саламбек (Яковлев) Иван Яковлевич // Ялгир П. Литературный мир Чувашии. — Чебоксары, 2005. — С. 99-100.
- ↑ 1,0 1,1 Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. — 2567 бит — ISBN 978-5-7670-1471-2