Нёнокстагы радиацион һәлакәт
Нёнокстагы радиацион һәлакәт - 2019 елның 8 августында Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан "Нёнокс" хәрби-диңгез флоты ракета полигонында узган радиацион һәлакәт нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак була һәм ионлаштыручы нурланыштан югары дозаны алган 6 кеше зур зыян күрә.
Вакыйга
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иртәнге 9 сәгатьтә Ак диңгезнең Двина култысында Сопка авылы янында диңгез платформасында шартлау нәтиҗәсендә Россия тәҗрибәләр физикасы фәнни-тикшеренү институтының 5 хезмәткәре һәләк булган, 2 хәрби һәм тагы 6 кеше югары нурлану дозасын алган. Норвегия сейсмик үзәге (Тромс) шартлауны теркәгән.
Северодвинск шәһәрендә 11:50 - 12:20 вакытында радиацион фон 0,11 мкЗв/сәг дәрәҗәсеннән 2 мкЗв/сәг дәрәҗәсенә кадәр арткан, соңрак кыска вакыт яши торган радионуклидлар: Sr-91, Ba-139, Ba-140 табылган.
Сәбәпләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Росатом ширкәте һәм РФ Саклану министрлыгы буенча полигонда сыеклык ракета йөрткече шартлаган, анда радиоизотоп тәэмин итү чыганагы кулланылган. Кайбер көнбатыш белгечләр буенча атом-төш җайланмасы белән "Буревестник" канатлы ракетасын сынап карау вакытында шартлау булган.
АКШ күзләү мәгълүматы буенча атом-төш ракетасын океан төбеннән күтәрү чаралары вакытында шартлау булган.
12 августа 5 һәләк булган һәм 3 зыян күргән галимгә Батырлык ордены бирелә.
Хәзерге вакытта Росгидромет һәм Норвегия тикшерү үзәге буенча радиацион фон (бета һәм гамма нурланыш) куркыныч дәрәҗәдән ким була.