Әдрән диңгез
|
Әдрән диңгез – Урта диңгезнең бер өлеше, Апеннин һәм Балкан ярымутраулары арасында урнашкан. Италиянең (1000 кмдан артык), Словениянең (47 км), Хорватиянең (1777 км), Босния һәм Герцеговинаның (20 км), Черногориянең (200 км), Албаниянең (472 км) ярларын юа.
Көньягында Отранто бугазы ярдәмендә Ионик диңгез белән кушыла.
Иң эре яр буе утраулары – Крк (408 км²), Брач (396 км²), Црес (336 км²), Хвар (299 км²), Паг (287 км²) һәм Корчула (276 км²).
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка телләрдә диңгезнең атамалары: (итал. mare Adriatico, слов. Jadransko morje, хорв. һәм босн. Jadransko more, алб. Deti Adriatik, лат. mare Hadriaticum). Диңгезнең атамасы борынгыдан ук билгеле. Этруск колониясе Адриядән килеп чыккан атама башта диңгезнең төньягына карата гына кулланылган, соңрак, көньякта урнашкан Сиракузлар грек колониясенең әһәмияте арту белән, бөтен диңгез шулай атала башлаган (Геродот буенча).